Минтимер Шәймиев күптелле белем бирү комплекслары проектын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә уздырды

16.05.2019

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе һәм “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасында беренче күптелле белем бирү комплекслары проектын гамәлгә ашыру концепциясен эшләп бетерү һәм аның барышы буенча киңәшмә уздырды.

Концепция турында фикер алышуга Казан һәм Чаллы шәһәрләре, Арча, Әлмәт, Алабуга, Түбән Кама муниципаль районнары мәгариф идарәләре башлыклары һәм җитәкчеләре, республиканың күптелле белем бирү комплекслары ачарга планлаштырылган урта мәктәпләре, лицей һәм гимназияләренең тәҗрибәле директорлары катнашты.

Минтимер Шәймиев ассызыклаганча, бу проект уңышсыз була алмый. “Чөнки, беренчедән, бу мәктәпләр берничә телне белгән конкурентлыкка сәләтле балалар тәрбияли. Икенчедән, без бу проект аша алга таба да мәгарифнең матди-техник базасын ныгытабыз. Гомумән, башлангычы  өметләндерерлек”,- диде ул.

ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов күптелле белем бирү комплексларының эшләп бетерелгән концепциясен тәкъдим итте.

Концепция Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең күпмилләтле халкының гомумдәүләт, этномәдәни ихтыяҗлары, илебез һәм чит илләрнең иң яхшы белем бирү тәҗрибәләре, республикада милли мәгариф системасы эшчәнлеге тәҗрибәсе нигезендә мәгарифне үстерүнең дөньякүләм тенденцияләрен исәпкә алып эшләнде.

Рафис Борһанов сүзләренчә, проектның максаты – рус, татар, инглиз телләрендә конкурентлы белем бирүне, яшь буынны милләтара килешү рухында тәрбияләүне тәэмин итүче заманча күптелле белем бирү комплекслары моделен булдыру.

Комплексларның структурасы башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү мәгариф учреждениеләрен үз эченә ала һәм һәр мәктәптә 2400 балага исәпләнгән. Бу – башлангыч мәктәп, билингваль мәктәп, күптелле мәктәп, интернат, шәһәрдән читтә өстәмә белем бирү үзәге.

Фикер алышуда КФУ ректоры Илшат Гафуров, ТРның Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин, Казанның 165 нче мәктәп директоры Айдар Шәмсетдинов, ТРның Алабуга районы башлыгы  Геннадий Емельянов, ТРның Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, Казанның 121 нче лицей директоры Валентина Афонская катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар Татарстан Республикасында күптелле белем бирү комплекслары концепциясен хупладылар.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте