Татарстан Президенты Төркия Дәүләт архивы эше белән танышты

16.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Президенты Администрациясе каршындагы Дәүләт  архивында булды. Аны Архив эше буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова озата йөрде. 

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, Дәүләт архивлары идарәсе  ведомствосында Осман һәм Республика архивлары бар, анда бай җыентыклар һәм тарихи документлар күп.    

Аерым алганда, Осман архивында XV – XVI гасырлардагы татар-төрек дипломатик язышулары материаллары, XVI – XVIII гасырлардагы, Азов, Аккирмән, Буҗак татарлары турында, XIX гасырда – ХХ гасырның беренче чирегендә Осман империясенә күчкән татарлар турында материаллар  саклана, шул исәптән күренекле җәмәгать эшлеклеләре һәм мәгърифәтчеләре Йосыф Акчура, Муса Акъегет, Габдерәшид Ибраһимов турындагы материаллар да.  

Документларны цифрлаштыру буенча зур эш алып барыла. 2018 елда гына да 8 млн. документ цифрлаштырылган.  

Татарстан Республикасы Президентына Халык санын исәпкә алу үзәк системасы мөмкинлекләре турында да сөйләделәр.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.