Татарстан Президенты һәм Төркия сәүдә министры хәләл индустрия өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләштеләр

16.05.2019

Бүген Төркия сәүдә министры Рухсар Пекҗан ханым белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу ТР Президентының Истанбулга эш сәфәре кысаларында узды. 

Очрашуда Россиянең истанбулдагы Генераль консулы Андрей Подъелышев, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, РФнең Төркиядәге сәүдә вәкиләе Айдар Гашигуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов катнашты. 

Рухсар Пекҗан Рөстәм Миңнехановны сәламләп, Татарстан делегациясенең Истанбулга визиты һәм "Татарстан-Төркия" эшлекле форумын үткәрү  үзара хезмттәшлекне үстерүгә яңа юллар ачуына ышануын белдерде. "Безнең инвесторларның Татарстан белән эш алып баруда тәҗрибәләре бик зур. Сез үз чиратыгызда аларга ярдәм итеп торасыз, шуңа рәхмәт сезгә. Без Татарстан компанияләренең Төркиядә бизнес-проектларын үстерүләрен телибез һәм аларга ярдәм итәргә әзер. Бу безнең элемтәләрне күпкә үстерергә ярдәм итәчәк.  

Аның сүзләренчә, 2014 елда Төркия белән Татарстан арасында товар әйләнеше күләме 900 млн. доллардан артык иде, хәзер бу күрсәткечләр күпмедер кимеде. "Бу безнең мөмкинлекләргә туры килми. Товар әлйәнеше күләмен 1 миллард долларга җиткерергә кирәк. Бу максатка ирешә алабыз, дип саныйм", - диде Рухсар Пекҗан. 

Рөстәм Миңнеханов Төркия сәүдә министры сүзләре белән ризалашты. Татарстан шулай ук хәләл индустрияне әһәмиятле дип саный. Ул хәбәр иткәнчә, Казанда ел саен KazanSummit халыкара икътисадый форумы уза. Анда мөһим темаларның берсе - хәлә тормыш рәвеше. 

"Хәләл индустрия - азык-төлек кенә түгел, ә күп төрле башка продукция дә, шул исәптән медицина, туризм, косметология һәм башкалар. Әлбәттә, хәләл тармагы бизнесны үстерүгә зур мөмкинлекләр ача. Сезнең белән ризалашам, бу Татарстан белән Төркия арасында хезмәттәшлекне үстерүгә яхшы мөмкинлек", - диде ТР Президенты. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.