Рөстәм Миңнеханов Истанбулда берничә эшлекле очрашу үткәрде

16.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов беринчә Төркия компаниясе вәкилләре белән очрашты. Очрашулар Татарстан Президентының Истанбулга эш сәфәре кысаларында узды. 

Башта "Агропро" генераль директоры Мостафа Озкылыч белән очрашу узды. Ул хәбәр иткәнчә, компания ашлык эшкәртү, тегермән комплекслары төзү, элеваторлар өчен җиһазлар җитештерү белән шөгыльләнә. Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан Россиядә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча алдынгылардан, ә республика агрохолдингларының авыл хуҗалыгы продукциясен гамәлгә ашыруда тәҗрибәсе зур. Очрашуда багланышлар өчен уңай юнәлешләр билгеләнде. 

Шуннан Рөстәм Миңнеханов TTAF вәкилләре белән очрашты. Төркия компаниясе автомобильләр, сәнәгать һәм телекоммуникация тармагы өчен электр элемтәләре өлкәсендә продукция җитештерә. TTAF генераль директоры Офык Җан Татарстан белән хезмәттәшлек итәргә теләген белдерде. 

Аннары Рөстәм Миңнеханов Гебзе махсус сәнәгать зонасы (GOSB) җитәкчелеге белән сөйләште. GOSB - Төркиядә һәм дөньяда кредит акчаларын җәлеп итмичә оештырылган беренче сәнәгать зонасы. Резидентлары төрле сәнәгать тармаклары өлкәсендә эшли. Гебзе Татарстанда индустриаль парк үстерү теләген белдерде. Очрашуда әлеге проект мәсьәләләре турында сүз барды. 

Шулай ук бүген Татарстан Президенты барында ТР Инвестицион үсеш агентлыгы белән Төркия биржасы арасында хезмәттәшлек турында меморандум имзаланды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.