Рөстәм Миңнеханов Бурса оештырылган сәнәгать зонасы заводларында булды

15.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиягә эш сәфәре кысаларында Бурса оештырылган сәнәгать зонасында булды һәм андагы предприятиеләр эше белән танышты. 

Әлеге сәнәгать зонасы 1961 елда оешкан. Бүгенге көнгә биредә 250дән артык резидент санала, экспортның гомуми күләме - 4,8 млрд. доллар. Резидентлар автомобиль төзелеше, тукымалар сәнәгате өлкәсендә эшлиләр. Шулай ук зонада йорт кирәк-яраклары, машина төзелеше, җиһазлар җитештерү, азык-төлек, химия сәнәгате һәм башка өлкәләрдәге заводлар эшли. 

Рөстәм Миңнеханов өч предприятиедә булды. Башта "Дурмазлар макина" компаниясенең металл эшкәртү өчен югары технологияле станоклар җитештерүче заводында булды. "Дурмазлар" холдингы вице-президенты Фатма Дурмаз 1956 елдан тарихын башлаган предприятие турында сөйләде. 

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, предприятие җиһазлары дөньяның 120 иленә экспортлана. Станокларның 80 % тирәсе чит илгә китә. Шулай ук Россия һәм шул исәптән Татарстан предприятиеләрендә дә әлеге станоклар кулланыла. 

Шулай ук "Дурмазлар" трамвайлар җитештерә. Бер сменада 18 берәмлек электр транспорты җыела. Яңа трамвада Татарстан Президенты йөртүче урынына утырып карады. 

Шуннан Татарстан Президенты "Сарыгёзоглу" компаниясе заводында булды. Биредә автомобиль кузовлары өчен штампланган өлешләр җитештерәләр. Заказ ясаучылар арасында танылган автомобиль компанияләре - «Форд», «Мерседес-Бенц», «Рено», «Фиат», «Вольво», «Ауди», «БМВ» һәм башкалар. 

Аннан "Кортекс" заводын да карадылар. Ул "Зорлу" холдингы составына керә һәм Европа, Якын Көнчыгыш илләрендә полиэстер җепләр җитештерүчеләр лидеры. Әлеге җепләрне кием тегү, автомобиль сәнәгате, пластик продукция җитештерүдә кулланалар. Завод куәте - көненә 580 тонна җеп, елына 150 мең тонна. Заводта ике меңнән артык кеше хезмәт итә. "Кортекс" идарәсе рәистәше Зәки Зорлу белән очрашуда хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сүз барды. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.