Татарстан Президенты: Татарстан белән Төркиянең бизнес-багланышларны үстерү өчен мөмкинлекләре җитәрлек

15.05.2019

Татарстан Төркия бизнесын һәм капиталын республикага җәлеп итәргә тели һәм төрле яклы ярдәм күрсәтергә әзер. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Төркия эшлекле даирәләре катнашында узган бизнес-форумда хәбәр итте. Чара    Татарстан делегациясенең Төркиягә эш сәфәре кысаларында Бурса Сәүдә-сәнәгать палатасында узды. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Россия-Төркия мөнәсәбәтләре кысаларында Төркия белән хезмәттәшлекне киңәйтүгә зур игътибар бирә. Ул ике ил җитәкчелегенә Татарстан-Төркия уртак проектларын гамәлгә ашыруны хуплаулары өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан Республикасын Россиянең Төркия бизнесы өчен иң кулай төбәге дип атау дөрес булыр иде. Бу күбесенчә Төркия провинцияләре губернаторларының, бизнес-делегацияләренең Татарстанга күпләгән вивзитларына, шулай ук уртак эшлекле чаралар уздыруга бәйле. Татарстан белән Төркия арасында Хезмәттәшлек турында килешү гамәлдә. Казанда Төркиянең Генераль консуллыгы бар, ә Истанбулда – Татарстан вәкиллеге. Тагын Татарстан белән Төркияне даими һава юллары тоташтыра.  

«Төркия Республикасы – Татарстанның әйдәүче чит ил партнерларыннан берсе. Үткән ел товар әйләнеше беркадәр үсте. Әмма безнең омтылыр урыныбыз бар әле», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты хәбәр иткәнчә, Төркия компанияләре республикага $2 млрд. инвестиция кертте. Татарстанда Төркия заводлары уңышлы эшләп килә, шулардан: «Кастамону Энтегре», «Хәят Кимья», «Шишеджам» – «Тракья Гласс», «Шишеджам» – «Аутоматив Гласс», «Джошкуноз» (Бурса провинциясеннән), «Колуман», «Тирсан Кардан», «Сарач Макина» һәм башкалар. Үткән елның маенда «Алабуга» МИЗда  «Джошкуноз» «ММК» ГАҖ белән берлектә автосәнәгать өчен корыч эшләнмәләр җитештерүен ачты. Шулай ук «Алабуга»да  «Гемонт Металл» компаниясе проекты гамәлгә ашырыла. Быел «Полимекс» компаниясе корган «Казан Палас» кунакханәсе файдалануга тапшырылды

Төркиядән эре компанияләр арасында Татарстан Республикасы Президенты «Aнадолу Эфес», «Чукурова», «Гама»ны билгеләп үтте.  

Аннары Рөстәм Миңнеханов кыскача гына Татарстан Республикасының икътисадый потенциалы, чит илләр инвесторлары белән эшләү тәҗрибәсе, бизнес-проектларны үстерү өчен булган инфраструктура турында сөйләде. 

Бурса Губернаторы Якуп Җанболат чыгышында билгеләп үткәнчә, провинция үз дәрәҗәсендә Төркия белән Татарстан арасында икътисадый хезмәттәшлекне үстерү ягында.  

Аннары Татарстанның инвестицион потенциалын Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агетлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина төрек телендә тәкъдир итте. «Алабуга» МИЗ» АҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев Татарстан Республикасының Алабуга муниципаль районында булган өстенлекле сәнәгать мәйданчыклары турында сөйләде.    

Аннары Татарстан Республикасы Президенты һәм Бурса Губернаторы барында Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы белән Бурса Сәүдә-сәнәгать палатасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.