Алексей Песошин газ җиһазларын кулланганда иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды

15.05.2019

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин газ җиһазларын кулланганда иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында узды.

Төп докладны ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин ясады. Ул искә төшергәнчә, 2018 елда республикада торак йортларның газ җиһазларын куллану процессында  22 гадәттән тыш хәлләр булган, 11 кеше үлгән, 41 кеше зыян күргән. 2019 елда  17 газ исе белән агулану очрагы булган, 3 кеше үлгән, 42 кеше зыян күргән.

Шундый гадәттән тыш хәлләрне кисәтү максатында ТР Министрлар Кабинеты карары белән торак йортларның газ җиһазларын файдаланганда иминлекне тәэмин итү буенча чаралар планы расланды.

Республиканың муниципаль берәмлекләрендә күп фатирлы йортларда газ җиһазларын һәм вентиляция каналларын чираттан тыш тикшерү уздырылды.

Моннан тыш, халык белән газ җиһазларын куллану кагыйдәләре турында аңлату эшләре алып барылды.

Киңәшмә барышында ТР дәүләт торак инспекциясе башлыгы Сергей Крайнов газ җиһазларын карап тору, аларны куллану кагыйдәләрен бозу һәм газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүче оешмаларның эшчәнлеге турында доклад ясады.

“Газпром  трансгаз Казан” ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Ильяс Галимов газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча эшләрне оештыру мәсьәләләре турында сөйләде.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.