Татарстан Президенты Төркия Республикасына эш сәфәренә килде

15.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына эш сәфәренә килде. Эш сәфәре барышында ул Бурса һәм Истанбул шәһәрләрендә булачак, анда Төркия провинцияләренең җитәкчеләре һәм җирле бизнес вәкилләре белән очрашачак, шулай ук берничә предприятие эшчәнлеге белән танышачак.  

Бүген ТР Президенты Бурсаның Сәүдә-сәнәгать палатасына барачак, анда ул Бурса провинциясе Губернаторы Якуп Җанболат һәм Бурса шәһәре мэры Алинур Акташ белән очрашачак. Шулай ук монда Татарстан Республикасы һәм Төркия бизнес даирәләре катнашында бизнес-форум узачак. 

Аннары Рөстәм Миңнеханов Бурсаның оештырылган сәнәгать зонасы территориясендә эшчәнлек алып баручы әйдәүче предприятиеләр эшчәнлеге белән танышачак. Шулар арасында: «Дурмазлар макина» (метал эшкәртү өчен югары технологияле станоклар җитештерүче), «Сарыгёзоглу» (автомобильләр өчен штампланган кузов детальләре җитештерүче) һәм  «Кортекс» (полиэстер җепләр җитештерүче).

Моннан тыш, бүген Татарстан Президенты автобуслар җитештерү буенча «Мерседес-Бенц Төрк» заводына барачак һәм Истанбулның татар җәмәгатьчелеге активы белән очрашачак.   

Иртәгә, 16 майда, ТР Президенты Истанбулда берничә Төркия компаниясе җитәкчелеге, шулай ук Төркия Республиканың Сәүдә министры Рухсар Пекҗан белән очрашачак.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов «Татарстан - Төркия» эшлекле форумында катнашырга, Истанбул провинциясе Губернаторы, Истанбул мэры вазыйфаларын башкаручы Али Йерликая белән очрашырга, Төркия Республикасы Президенты Администрациясе каршындагы Дәүләт  архивында һәм Ислам Хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы Тарих, сәнгать и һәм мәдәният фәнни-тикшеренү институтында булырга җыена.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.