Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Казанга эш сәфәренә килде

13.05.2019

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Казанга эш сәфәренә килде. Аэропортта аны Россия Оборона министры Сергей Шойгу, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.   

Эш сәфәре кысаларында Владимир Путин С.П. Горбунов ис. Казан авиация заводында - «Туполев» ГАҖ филиалында булачак. Дәүләт Башлыгы  предприятиене тирәнтен модернизацияләү барышы белән танышачак. Аерым алганда, РФ Президентына аэродром базасын реконструкцияләү, команда-диспетчер пунктын, ангарларны һәм очкычлар өчен ябык туктап тору урыннарын яңарту турында сөйләячәкләр.  

Моннан тыш, Владимир Путинга җитештерү урыннарын техник яктан яңадан коралландыру: җитештерүгә әзерлек цехларын ремонтлау, эретеп ябыштырылучы төеннәр һәм агрегатлар, башка куәтләрне җитештерү турында мәгълүмат бирәчәкләр. Шулай ук завод вәкилләре  автоматлаштырылган проектлауның цифрлы технологияләрен гамәлгә кертү буенча үз эшләнмәләрен тәкъдим итәчәкләр.

Искәртәбез, үткән елның гыйнварында Владимир Путинның КАЗга эш сәфәре барышында 10 данә Ту-160 стратегик бомбардировщик-ракетоносец җитештерүгә контракт имзаланган иде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.