Рөстәм Миңнеханов республиканың Питрәч һәм Балык Бистәсе районнарында язгы кер эшләренең барышы белән танышты

11.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Питрәч һәм Балык Бистәсе муниципаль районнарында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Эш сәфәрендә Татарстан Республикасы Президентын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде.   

Питрәч районы басулары өстеннән очып узгач, Рөстәм Миңнеханов җирле аграрийлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Районда язгы бөртеклеләр 34  мең гектарда чәчелгән. Бүгенгә 22,3 мең га чәчелгән, ягъни 66%. Уҗым  культураларына былтыр 10,1  мең га бирелгән.

Барлыгы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм КФХда 350 берәмлек техника бар, шул исәптән 83 чәчкеч һәм 12 чәчү комплексы. Көнлек чәчү потенциалы 2,5  мең га. 

Рөстәм Миңнеханов район җитәкчелеген авылларда кече хуҗалык итү рәвешләрен активрак үстерергә, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне арттырырга өндәде. Ул ассызыклаганча, Питрәч фермерларының мөһим өстенлеге бар – алар Казанга якын. Ә Татарстан башкаласы – ит, сөт, яшелчә һәм башка авыл хуҗалыгы товарлары сату өчен зур базар, диде Татарстан Президенты.  

Балык Бистәсе районында Татарстан Республикасы Президентының хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары  белән очрашуы «Кулон-Агро» терлекчелек комплексы янында узды. .

Район башлыгы Илдар Таҗетдинов хәбәр иткәнчә, район басуларында чәчү эшләре 76%ка үтәлгән. Аграрийлар эшләрне 15-16 майга тәмамларга ниятлиләр. Уҗымнар 13  мең га чәчелгән булган, 2,1  мең га мәйдан бозылган.   

Бүген хуҗалыкларда тәүлегенә 50 тонна сөт җитештерелә.   

Шулай ук районга эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Яңавылдагы мәчеттә дә булды. Мәчет проектының нигезе итеп Казандагы Әл Мәрҗани мәчетенең төп бинасы сызымнары алынган. Бинада 100 кешелек намаз залы, кухня, имам кабинеты, тәһарәт алу бүлмәләре урнашкан.  

Аннары Татарстан Президенты «Кулон-Агро» терлекчелек комплексы эше белән танышты.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.