Татарстан Республикасында 11 майга 1247 мең га чәчелгән, ягъни фаразның 72%ы

11.05.2019

Татарстан Республикасында 11 майга 1247 мең га чәчелгән, ягъни фаразның 72%ы. Чәчү эшләре актив стадиядә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.   

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.   

Чәчелгән 1247 мең га – язгы бөртеклеләр (814 мең га), май үсемлекләре (150 мең га), шикәр чөгендере (63 мең га). Шулар белән бергә бәрәңге, яшелчә һәм терлек азыгы басуларында эш бара.  

Киңәшмә барышында муниципаль районнарда чәчү эшләренең темплары турында да хәбәр ителде. Тәтештә – 91%, Буа- 89%, Азнакай - 87%.

Шулай ук Аксубай, Чүпрәле, Апас, Нурлат районнары да чәчүне бетереп киләләр (85% чамасы).

Районнарда чәчү белән бергә яклау чараларына да керештеләр, диде Марат Әхмәтов. Чүп үләннәр үссен өчен һава шартлары уңайлы чор.  

Уҗымнар турында министр искәрткәнчә, үткән атнада да уҗымлылар буенча  ситуация яхшырмады. Шундый ук хәл күрше төбәкләрдә дә - Башкортостанда, Чувашиядә һәм Мордовиядә шулай ук гадәттән тыш ситуация режимы кертелгән.

Татарстанда районнар белешмәләре буенча 200 мең га уҗым һәлак булган, яисә 36%. 1 гектарга уртача зыян – 8 мең сум.

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы уҗымнар һәлак булу буенча документлар кабул итәргә керешә. Документлар Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы методикасы буенча кабул ителәчәк.  

«Яңадан чәчү язгы эшләр күләмен шактый арттырачак, - диде ул. – Әлегә 25%ы яңадан чәчелгән».

Марат Әхмәтов тагын, киләсе атнада чәчү тәмамланачак, дип белдерде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.