Алексей Песошин Арча зиратында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәленә һәм хәрбиләр каберлегенә чәчәкләр салды

09.05.2019

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Арча зиратында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәленә һәм хәрбиләр каберлегенә чәчәкләр салды.

Чәчәкләр салу тантанасында Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугышта һәлак булган фронтовикларның туганнары, Казан Суворов училищесында укучылар, шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Казан башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны Борис Кузнецов катнашты.

Чәчәкләр салганнан соң, һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Аннары өч тапкыр залп бирделәр, Россия Федерациясе гимны яңгырады.

Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар шулай ук  Советлар Союзы Герое, легендар очучы Михаил Девятаев һәйкәленә чәчәкләр салдылар.


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.