Рөстәм Миңнеханов Екатеринбургта каты коммуналь калдыклар булән эш итү өлкәсендә прокурор күзәтчелеге законлыгы һәм практикасы мәсьәләләре буенча киңәшмә эшендә катнашты

07.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Свердловск өлкәсендә эш сәфәрендә булды. Анда ул Ерак Көнчыгыш, Идел буе, Себер һәм Урал федераль округларында каты коммуналь калдыклар булән эш итү өлкәсендә прокурор күзәтчелеге законлыгы һәм практикасы мәсьәләләре буенча киңәшмә эшендә катнашты. 

Киңәшмә Екатеринбургта Свердловск өлкәсе губернаторы резиденциясе бинасында узды, аны Россия Федерациясе Генераль прокуроры Юрий Чайка уздырды. 

Чарада Россия Федерациясе Президентының Себер һәм Урал федераль округларындагы Тулы вәкаләтле вәкилләре Сергей Меняйло һәм Николай Цуканов, Федераль Собраниенең Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы вәкилләре, дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре, каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторлары һәм дәүләт корпорацияләре хезмәткәрләре, Генераль прокуратура вәкилләре катнашты. 

Утырышны Юрий Чайка чыгышы ачты. Шулай ук Сергей Меняйло һәм Евгений Куйвашев җыелганнарга мөрәҗәгать сүзләре белән чыгыш ясадылар. 

Төп доклад белән РФ генераль прокурорының беренче урынбасары Александр Буксман чыгыш ясады. Чыгыш ясаучылар арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та бар иде. 

Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләгәнчә, бүген "яңа система булдырыла, шуңа да бөтен структуралар берлеге, шул исәптән прокуратура органнары белән килеп чыгучы проблемаларны хәл итү мөһим". 

Ел башыннан Татарстан каты коммуналь калдыклар белән эш итү системасына күчте. Ике эшчәнлек зонасы билгеләнде, 2 региональ оператор сайланды ("Гринта" ҖЧҖ, "УК "ПЖКХ" ҖЧҖ), тарифлар расланды (күп фатирлы йортларда 71,95 сум, шәхси торакларда 78,05 сум). Мондый тарифлар Россия Федерациясе субъектлары арасында иң арзанары арасында. 

Реформа башыннан Татарстанда 3200 евроконтейнер, 73 чүп ташу машинасы алынган. Төбәктә каты коммуналь калдыкларны саклау өчен өстәмә урыннар булдырыла һәм аларга юллар тәэмин ителә, шулай ук кирәкле техник документлар һәм башкалар әзерләнә. Татарстанда региональ операторлар эшли башлаганнан җирле берничә проблема барлыкка килде, алар башка субъектларда да бар һәм прокуратура тарафыннан игътибар таләп итәләр. 

Алга таба киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, дүрт федераль округның прокурорлары 2018 елда һәм 2019 елның берничә аенда 37 меңнән артык закон бозу очрагын ачыклаган һәм судларга 2,9 миллион сумлык 4 мең гариза тапшырган. 10 меңнән артык вазифаи зат административ һәм дисциплинар җаваплылыкка тартылган, 47 җинаять эше кузгатылган.

Мордовия, Саха (Якутия), Татарстан, Тыва, Чувашия республикалары, Алтай, Пермь, Приморье крайлары, Иркутск, Пенза, Саратов, Сахалин өлкәләрендә төбәк операторлары статусын бирү, аларның эшчәнлеген көйләү һәм хезмәтләргә тарифлар билгеләү, калдыклар белән эш итү өлкәсендә инвестицион һәм җитештерү программаларын раслауда төрле хилафлыклар ачыкланган.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча каты коммуналь калдыклар белән эш итү хакындагы канунны үтәү өлкәсендә законлылыкны тәэмин итү өчен прокурор күзәтчелегенең нәтиҗәлелеген арттыру юнәлешендә өстәмә чаралар күрү турында карар кабул итеде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.