Рөстәм Миңнеханов актер һәм продюсер Вилле Юхана Хаапасало белән очрашты

06.05.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Финляндия-Россия актеры һәм продюсеры Вилле Юхана Хаапасало белән очрашты.

Очрашуда Татарстанның туризм потенциалын алга җибәрү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Вилле Юхана Хаапасало сәяхәтләргә багышланган программалар циклын төшерүе турында сөйләде. Моңарчы «Через Россию за тридцать дней» серияләр циклы төшерелгән булган: Мәскәүдән Владивостокка кадәр. Программа Финляндиянең YLE-TEEMA дәүләт телеканалында эфирга чыккан һәм тамашачыларның гаять зур аудиториясен җыйган. Шулай ук Скандинавия илләре Дәүләт телевидениесе тарафыннан «Шелковый путь за тридцать дней», «Тридцать дней у финно-угорских народов», «За тридцать дней от Мурманска до Чукотки», «Кавказ за тридцать дней» һәм башка цикллар төшерелгән һәм миллионлаган аудитория җыйган.

Вилле Юхана Хаапасало Россиянең иң үзенчәлекле төбәкләреннән берсе булган Татарстан турында барлыгы 10 серияле программалар циклы төшерергә тәкъдим итте.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.