Рөстәм Миңнеханов: КФҮ эшенең нәтиҗәлелеге асылда кешеләрнең хакимияткә мөнәсәбәтләрендә чагыла

06.05.2019

Республиканың күп функцияле үзәкләре эшчәнлеге йомгакларын һәм үсеш перспективаларын бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утыршында карадылар. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.  

Утырышны ачып, Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта республика КФҮ челтәре – илдә иң масштаблыларның берсе. «Ел саен үзәкләр челтәре артып кына калмый һәм хезмәт күрсәтүләр саны арта бара. КФҮ аша хезмәт күрсәтү аларны башкару этапларын оптимальләштерә», - диде ул.

Төп нотык белән Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү күп функцияле үзәк директоры Ленара Мозаффарова чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 4 ел эчендә Татарстанның күп функцияле үзәкләре челтәре  киңәя бара. Бүген барлык шәһәр округларында һәм муниципаль районнарында «Минем документлар»ның 55 офисы эшләп килә. Бу – 47 филиал, 7 бүлек һәм Казанда 1 өстәмә офис.

Ленара Мозаффарова искәрткәнчә, КФҮдә хезмәт күрсәтүләр өчен бернинди дә өстәмә акчалар алынмый. 

Биологик ресурслар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты белән берлектә апрельдә яңа төр хезмәт күрсәтү – язгы сезонга аучылыкка рөхсәтләр бирү башланды. 2 атна эчендә 4 меңгә якын аучы рөхсәт алды.

Нотыклар белән шулай ук Татарстан Республикасы икътисад министры   Фәрит Абдулганиев, ТР вице-премьеры – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин чыгыш ясады.

Азакта Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, КФҮ эшенең нәтиҗәлелеге асылда кешеләрнең хакимияткә мөнәсәбәтләрендә чагыла. «КФҮ үстерү – безнең уртак бурыч. Бу эшкә безнең барлык ведомстволар, федераль структуралар, мәгълүмат системалары да җәлеп ителде», - диде ул.

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, бүген Бөгелмәдә, Алабугада һәм Әлмәттә «тәрәзәләр» җитмәү проблемасы кала бирә. Шулай ук Казанның кайбер районнарында йөкләнеш зур. «Әлеге учреждениеләр тору урынныннан ерак булмаска тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук ТР Президенты республика авылларына күчмә кабул итүләр саны арттырырга кушты. «Барлык авыл җирлекләре җитәкчеләре автомобильләр белән тәэмин ителде. Белгечләрне чакырыгыз һәм урыннарда кабул итүләр оештырыгыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.