Татарстанда барлык районнар язгы чәчүгә кереште

04.05.2019

Татарстанда барлык районнар да язгы чәчүгә кереште. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. 

Бүгенге көнгә республикада 710 мең гектар мәйданда, ягъни 41% чәчелгән. Бөртекле сабан культуралары 485 мең гектарда (50%).

“Агымдагы һава торышы чәчү өчен уңайлы, һәм эшне тиешле дәрәҗәдә оештырганда, шушы  көннәрдә максималь җитештерүчәнлеккә - 120 мең гектарга чыгарга планлаштырабыз”,- дип белдерде Марат Әхмәтов.

Министр сүзләренчә, уҗымнарга килгәндә, аларны яңадан чәчү кирәк, чөнки аларның хәле яхшырмый.  “Гидрометеорология үзәге көзге культуралар өчен куркыныч күренеш мөмкин булуын раслады. 2 майдан Татарстан Президенты боерыгы белән гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Шуңа бәйле рәвештә, муниципаль районнарга биш көн эчендә гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча чаралар эшләү кирәк”, - диде ул.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры авылларда хуҗалык итүнең кече формасы турында җентекләбрәк сөйләде.

Аның сүзләренчә, хуҗалык итүнең кече формасы - бу 450 меңнән артык шәхси, 4 меңнән артык фермерлык хуҗалыгы һәм 260 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы.

Марат Әхмәтов агымдагы елның 1 кварталындагы эш нәтиҗәләре буенча мәгълүматлар китерде.

Халык хуҗалыкларында сөт саву 1 мең тоннага, ит җитештерү 500 тоннага кимегән. Шул ук вакытта фермер хуҗалыклары бу югалтуларны каплаган -2,3 мең тоннага сөт, 1,5 мең тоннага ит күләмен арттырганнар.

Моннан тыш, кайбер районнарда сыерларның баш саны кимүе дәвам итә. Беренче 3 айда гына да  Спас, Балык Бистәсе һәм Кама Тамагы районнарында югалтулар 10%ка арткан.
Шул ук вакытта, дәүләт ярдәме алган Чистай, Тукай, Зәй, Лаеш районнарында терлекләрнең баш санын арттыру ягыннан эшләр начар түгел.

 

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.