Татарстанда Җиңү көненә яңа акчалата түләүне 1481 кеше алачак

30.04.2019

Татарстанда Җиңү көненә яңа акчалата түләүне 1481 кеше алачак. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

Эльмира Зарипова искә төшергәнчә,  Россия Президенты Владимир Путин сугышта катнашучылар һәм инвалидларга Бөек Җиңү уңаеннан әлеге компенсацияне ел саен түләү турындагы боерыкны имзалады.

Әлеге компенсациягә Балтыйк буе илләрендә яшәүче Россия гражданлыгына ия сугышта катнашучылар һәм инвалидлар да өметләнә ала. Моннан тыш, ул хәрәкәттәге армия составындагы Бөек Ватан сугышында катнашучылар белән бергә, партизан һәм яшерен отрядларда сугышкан хәрбиләр, алгы сызыкта булган журналистлар, разведчиклар һәм контрразведчикларга да түләнәчәк.

 


“Татар-Информ” МА