Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан татарлары белән очрашты

27.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ашхабадка килеп төшүгә, башта Төрекмәнстандагы татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. Анда өч йөзләп кеше чакырылган иде. Очрашуны ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев алып барды. 

Төрекмәнстанда татарлар тормышы турында Төрекмәнстан атказанган мәдәният эшлеклесе һәм Төрекмәнстан Рәссамнары берлеге әгъзасы, рәссам Камил Вәлиәхмәтов, "Асыллы" индивидуаль предприятие баш бухгалтеры Рәшидә Асадуллина һәм Төрекмәнстаннан Казан федераль университетын тәмамлаучы Нәзирә Ялкабова сөйләделәр. 

"Кунакчыл Төрекмәнстан җирендә сезнең белән очрашуыма шат. Безне бөтенебезне халкыбыз, татар халыкыбыз киләчәге өчен кайгырту һәм яшәгән илләребез ватанпәрвәрләре булу берләштерә. Без сезнең татар халкы теле һәм мәдәнияты сакалануга, төрекмән халкы белән уртак рухи байлыкларны үстерүгә керткән өлешегезне югары бәялибез", - диде Татарстан Президенты һәм Төрекмәнстан җитәкчелеге һәм шәхсән Гурбангулы Бердымөхәммәдовка татарларга телләрен һәм мәдәниятларын саклауга бөтен шартларны тәэмин итүләре өчен рәхмәт белдерде. 

Төрекмәнстанда 15 меңләп татар яши. Татар диаспорасы Бөтендөнья татар конгрессы чараларында актив катнаша. 

Рөстәм Миңнеханов татар җәмәгатьчелегенә очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде 1әм камил Вәлиәхмәтовка "Фидакарь хезмәт өчен" медален тапшырды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.