Татарстан Республикасы Президенты Төрекмәнстанга эш сәфәренә килде

27.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга эш сәфәренә килде. Ашхабад халыкара аэропортында аны Төрекмәнстан Президенты киңәшчесе Ягшыгелди Какаев һәм Россия Федерациясенең Төрекмәнстандагы эшләрдә вакытлы ышанычлысы Сергей Насиновский каршы алды. Татарстан Республикасы делегациясе составында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе   В.Г. Шәйхеразыев, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, «КЭР-Холдинг» ҖЧҖ генераль директоры Хамис Махъянов һәм башкалар. 

Бүген кич Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанда яшәүче татарлар белән очрашырга җыена. Иртәгә Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов чакыруы буенча Рөстәм Миңнеханов, мәртәбәле кунак буларак, милли бәйрәмдә – Ахалтекин чаптарлары көнендә катнашачак, шунда ук Төрекмәнстанның халык хуҗалыгы һәм гамәли сәнгате казанышлары күргәзмәсе узачак. Бәйрәмнең төп вакыйгасы төрекмән чаптары көненә багышланган ат чабышлары булачак.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте