Татарстанда санитар-экологик ике айлык башланганнан бирле 3 036 норма бозу ачылган, 1 744 беркетмә төзелгән

27.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Татарстан Республикасы торак пунктлары территорияләрен чистарту барышы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

Министр хәбәр иткәнчә, шимбә өмәләре республиканың Түбән Кама, Сарман, Чистай, Ютазы, Азнакай, Бөгелмә, Әлмәт, Зәй, Баулы, Лениногорск, Мөслим, Арча муниципаль районнарында һәм башкаларда уздырылган.

«Эковесна 2019» үзәк экологик шимбә өмәсенең төп вакыйгасы 20 апрельдә Горки-Әмәт урманы территориясендә узган. Чарада 3 000 кеше катнашкан.

Александр Шадриков хәбәр иткәнчә, 20 апрельдә Казанда гомумшәһәр шимбә өмәсе узган. Полигоннарга 3 мең тоннадан артык чүп-чар чыгарылган, 400 берәмлек техника катнашкан.

Барлыгы шимбә өмәләрендә 47 мең татарстанлы катнашкан.   

Минситр хәбәр иткәнчә, «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионаты объектлар янындагы территорияләрдә һәм ул узачак маршрутларда санитар-экологик тикшерү уздырылган. Барлыгы 358 акт төзелгән.  

«Административ чаралар күрү өчен территориаль идарәләргә 358 тикшерү акты тапшырылган. Татарстанда санитар-экологик ике айлык башланганнан бирле 3 036 норма бозу ачылган, 1 744 беркетмә төзелгән.

Министр шулай ук хәбәр иткәнчә, 9 апрельдән алып 21 апрельгә кадәр кипкән үләнне яндыру фактлары ачылган.

Татарстан Республикасы Президенты шәһәрләр һәм районнар территорияләрен чистартуга җитди игътибар бирергә кушты. Ул шулай ук  искәрткәнчә, быел республика тагын халыкара дәрәҗәдәге чара – «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионатын – кабул итә.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, санитар-экологик ике айлык уздыруга массакүләм мәгълүмат чараларын җәлеп итү мөһим.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.