Рөстәм Миңнеханов NNG компаниясе президенты Дэвид Верник белән очрашты

26.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов NNG компаниясе президенты Дэвид Верник белән очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Үзара файдалы хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләштеләр. 

Искәртик, NNG хәзерге вакытта - дөнья автомобиль базарында навигаторлар җитештерүче атаклы компания. Аңа 2004 елда нигез салынган. Дэвид Верник - аны оештыручыларның берсе. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.