Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советының торак базарын үстерү һәм уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру буенча эш төркеме утырышын уздырды

22.04.2019

Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Дәүләт Советының торак базарын үстерү һәм уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру мәсьәләләре буенча эш төркеме утырышын уздырды. Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов – эш төркеме җитәкчесе. Утырышта Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев та катнашты.

Көн тәртибендәге төп тема илкүләм проектларны һәм инфраструктураны модернизацияләү буенча комплекслы планны гамәлгә ашырганда кулланыла торган төзелеш материалларына бәяләр барлыкка килү булды.  

Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, илкүләм проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеге бәяләр барлыкка килү механизмнарына турыдан-туры бәйле. Ул искәрткәнчә, бу тема буенча быел 12 апрельдә РФ Премьер-министры Дмитрий Медведевта узган киңәшмәдә фикер алышканнар иде инде.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, төзелеш тармагы рентабельле булырга тиеш, әмма шул ук вакытта тармакта бәяләр барлыкка килүне законнар белән беркетергә кирәк.

Утырыш кысаларында төзелеш материалларына бәяләрне җайга салу мәсьәләләре, төзелеш  ресурслары базарында конкурент тирәлекне тәэмин итү һәм башка актуаль мәсьәләләр күтәрелде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев. "ТНВ"ның Мәскәү филиалы материаллары кулланылды.