Рөстәм Миңнеханов җирле үзидарә органнары вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

19.04.2019

Җирле үзидарә органнары гражданнарның үсә баручы ихтыяҗларын канәгатьләндерә ала. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Пирамида» КСКда Җирле үзидарә көнен бәйрәм итү тантанасында хәбәр итте.

«Хакимият органнарының, шул исәптән җирле үзидарә органнарының бурычы – заман таләпләренә туры килү, гражданнарның үсә баручы ихтыяҗларын канәгатьләндерә алу, даими рәвештә үз эшләрен камилләштерү. Моның өчен бездә бөтен мөмкинлекләр дә бар», – диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, муниципаль үзидарә – ул беренче чиратта кешеләр өчен, шәһәрләребез, районнарыбыз поселокларыбыз һәм авылларыбыз үсеше өчен җаваплылыкны үз өсләренә алучы битараф булмаган, кыю, актив гражданнар. Алар – үз туган якларының чын патриотлары, диде ул.

Аның сүзләренчә, республиканың муниципаль бергәлеге – җәмәгатьчелектән һәм идарәчеләрдән торган зур бер команда. Аңа вәкиллекле җирле үзидарә органнарының 7,5 меңнән артык депутаты, 6,7 мең муниципаль хезмәткәр, территориаль иҗтимагый үзидарәнең 391 советы активистлары керә.

«Җирле үзидарә органнарының төп бурычы – гражданнар белән эшләү. Алдынгы линиядә торып, сезгә һәр көнне территорияләрнең һәм конкрет гражданнарның катлаулы мәсьәләләрен хәл итәргә туры килә. Сезнең эш нәтиҗәләре буенча халыкта тулаем хакимият органнары эше турында фикер формалаша. Җирле үзидарә органнары эшчәнлеген кешеләр иң беренче чиратта үз тормышларындагы беренчел шартларга, юлларның, ишегалларының, җәмәгать киңлекләренең торышына, ТКХ хезмәт күрсәтүләренең сыйфатына, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният учреждениеләре эшенә бәйле рәвештә бәя бирәләр», – диде ТР Президенты.

Гражданнарның тормыш сыйфатына карата таләпләре көннән-көн арта бара, диде ул. «Яшәү урынына кармастан, кешеләр цивилизациянең барлык уңайлыкларыннан файдаланырга телиләр һәм алар бу мөмкинлекләрдән файдлана алырга тиеш», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул республиканың җирле үзидарә органнары вәкилләренә «шәһәрләребез, районнарыбыз поселокларыбыз һәм авылларыбыз уңышлы үссен өчен намуслы хезмәтләре, гражданнарның тормыш дәрәҗәсен арттыруга керткән өлешләре өчен» рәхмәт белдерде.

2013 елдан башлап 21 апрельдә Россиядә Җирле үзидарә көне бәйрәм ителә. Бу көн РФ Президенты Владимир Путин Указы белән гамәлгә куелды.  


"Татар-Информ" МА.