Рөстәм Миңнеханов «Казаноргсинтез»да яңа пиролиз мичләрен һәм торбалар өчен буяулар җитештерүне карады

19.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казаньоргсинтез» ГАҖның җитештерү куәтләрен карады, шулардан: ике яңа мәйданчык – дүрт пиролиз миче һәм торбалар өчен буяулар җитештерү җайланмасы.

Ике объект та үткән ел азагында эшләтеп җибәрелгән, алар искергән җайланмаларны алмаштырганнар. Беренче мәйданчыкта Татарстан Республикасы Президентына техник углерод концентратын эшләү җайланмасының эшләвен күрсәттеләр.

Монда полимер концентрат-буяу әзерләнә, аны «кара» маркалы полиэтилен әзерләү өчен кулланалар.

Яңа җитештерү предприятиенең тиешле концентратка ихтыяҗларын канәгатьләндерәчәк (ул елына 17 мең тонна), шулай ук артып калган өлешен башка сатучыларга сату мөмкинлеге булачак.   

Икенче мәйданчыкта дүрт яңа пиролиз миче урнашкан. Бу җайланмалар заводта 40 ел эшләгәннәрен алмаштыралар. Бу яңарту нәтиҗәсендә, чимал күләме үзгәрмәгән килеш, елына 17 мең тонна җитештерү мөмкин булачак. Проектка инвестицияләр 3,4 млрд. сум тәшкил итә. 

Яңа җитештерүләрне карап чыкканнан соң Татарстан Президенты предприятие акционерларының еллык җыелышында катнашты.


"Татар-Информ" МА.