Татарстан Президенты Уфада Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин белән очрашты

18.04.2019

Бүген Уфага эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Уфада Баш мөфти, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин белән очрашты.

Очрашуда Башкортостан Республикасы Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы милли советы "Милли Шура" рәисе Василь Шәйхразыев та катнашты. 

Очрашуда ислам өлкәсендә белем, Болгар ислам академиясе эшчәнлеге, динара хезмәтәшлек турында сүз барды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.