Татарстан Республикасы белән «Промсвязьбанк» ГАҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

16.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Промсвязьбанк» ГАҖ рәисе Петр Фрадков белән очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Яклар алга таба хезмәттәшлек, Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә ашырыла торган инвестицион проектлар буенча багланышлар турында сөйләштеләр.

Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов «Промсвязьбанк» ГАҖ белән яхшы мөнәсәбәтләр урнашуын билегләп үтте.

Искәртик, «Промсвязьбанк» ГАҖ - дәүләт оборона заказын гамәлгә ашыру һәм кайбер зур дәүләт контрактларын алып бару өчен терәк банк.

Очрашуда Татарстан Республикасы белән «Промсвязьбанк» ГАҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Рөстәм Миңнеханов һәм Петр Фрадков документка имзаларын куйдылар.

Килешү Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешен тәэмин итү максатыннан финанс-кредит өлкәдә хезмәттәшлекне күзаллый. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.