Рөстәм Нигъмәтуллин “Түбәнкаманефтехим” ГАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында катнашты

12.04.2019

Бүген “Түбәнкаманефтехим” ГАҖ акционерларының  еллык гомуми җыелышы узды, анда компаниянең 2018 елдагы финанс-хуҗалык эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Җыелышта ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.

2018 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре турында “Түбәнкаманефтехим” ГАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин доклад ясады.

“Түбәнкаманефтехим” акционерлык җәмгыятенең  гомуми кереме 189 миллиард сумга җиткән, бу 2017 елгы күрсәткечләрдән 16%ка артыграк.

Предприятиенең сәнәгый җитештерү индексы 103,2% процент тәшкил итте. 716 мең тонна каучук сатылган, бу 2017 елга караганда 14 мең тоннага күбрәк.

Компания пластиклар (732 мең тонна), бутил каучугы (221 мең тонна), бензол (223 мең тонна), пропилен (307 мең тонна) эшләп чыгаруда рекордлы күләмнәргә ирешкән.

2018 елда изопрен-мономер заводында яңа блок төзелеше тәмамланган, этилен заводында ике яңа мич файдалануга тапшырылган, бензол бүлеп чыгару һәм экстракцияләү җайланмасы төзелеше төгәлләнгән.

Узган елда предприятие уртача тыгызлыктагы полиэтиленның өч яңа маркасын, азык-төлек төрү өчен полистирол, биомодаль полипропилен һәм полиэфирның яңа маркаларын үзләштергән һәм җитештерүне җайга салган.

Компания әйләнә-тирә мохиткә дә зур игътибар бирә. 2018 елда 1,5 млрд сумга табигатьне саклау буенча 61 чара башкарылган.

“Түбәнкаманефтехим” ГАҖ акционерларының  еллык гомуми җыелышында 2018 ел өчен еллык хисап расланды.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте. “Түбәнкаманефтехим” ГАҖ матбугат хезмәте.