Рөстәм Нигъмәтуллин “Түбәнкаманефтехим” ГАҖ Этилен заводында бензол экстракцияләү җайланмасы ачылышында катнашты

12.04.2019

Бүген иртән Түбән Камада “Түбәнкаманефтехим” ГАҖ  “Этилен” заводында бензол экстракцияләү җайланмасын файдалануга тапшыру тантанасы узды.  

Анда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, “Түбәнкаманефтехим” ГАҖ  Директорлар советы рәисе Руслан Шиһабетдинов, “Түбәнкаманефтехим” ГАҖ  генераль директоры Азат Бикмурзин һәм Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин катнашты.

Бензол экстракцияләү җайланмасы төзелеше 2018 ел азагында төгәлләнгән иде, ә мартта ул проект егәрлегенә чыгарылды.

Бу җайланма ярдәмендә бензол җитештерүнең күләмен 265 тоннага кадәр арттыру планлаштырыла.

Рөстәм Нигъмәтуллин завод эшчеләрен яңа җайланманы эшләтеп җибәрү белән котлады. Аның сүзләренчә, алга таба да яңарту эшләре предприятиедә икътисади тотрыклылык булдырачак.

Шулай ук завод хезмәткәрләрен яңа җайланма ачылышы белән Айдар Метшин һәм Руслан Шиһабетдинов котлады.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте,Елена Бритвина. ММЧ, “Түбәнкаманефтехим” ГАҖ матбугат хезмәте материаллары файдаланылды.