Минтимер Шәймиев Бөтендөнья мөселман җәмгыяте советы рәисе Али Рәшид Әл Нуайми белән очрашты

01.04.2019

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Бөтендөнья мөселман җәмгыяте советы рәисе Али Рәшид Әл Нуайми җитәкчелегендәге Берләшкән Гарәп Әмирлекләре делегациясе белән очрашты.

Делегация Татарстанга 2018 елның июнендә Россия Президенты Владимир Путин һәм Абу-Даби варисы Мөхәммәд бине Зәид Әл Нахайян кул куйган Россия Федерациясе һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең партнерлык турында декларациясе кысаларында килде.

Декларациядә билгеләнгәнчә, мәгариф һәм фән оешмалары арасында партнерлык элемтәләрен үстерү ике ил арасында хезмәттәшлек юнәлешләренең берсе булып тора.

Али Рәшид Әл Нуайми Татарстанга килүемнең  максаты - Болгар ислам академиясе эшчәнлеге белән танышу һәм академиядә уку процессын оештыруда хезмәттәшлекне җайга салу, аерым алганда, студентлар өчен уку программаларын әзерләүдә ярдәм итү, дип билгеләде.

Бүген алар Болгар ислам академиясе буйлап экскурсиядә булдылар, кунаклар Болгарда алган тәэсирләре белән уртаклашты. Доктор Али Рәшид Әл Нуайми Академия тыңлаучылары өчен лекция укыды.

Очрашуда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, экстремизмга каршы көрәш буенча “Хидая” халыкара үзәге башкарма директоры Максуд Адель Абдуллах Крузе, Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды директоры урынбасары Руслан Волков, Чечен Республикасы мөфтие урынбасары Турко Даудов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Олег Глебов, ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты җитәкчесе урынбасары Руслан Мөхәрләмов катнашты.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте