Рөстәм Миңнеханов республикада яңа полилингваль мәгариф комплекслары булдыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды

01.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада яңа полилингваль мәгариф комплекслары булдыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды Попечительләр Советы рәисе М.Ш. Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Татарстан Республикасы вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, Казан мэры Илсур Метшин, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, шулай ук республиканың кайбер муниципаль берәмлекләре башлыклары һәм республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, әйдәүче сәнәгать  предприятиеләре, Татарстан Республикасы гомуми һәм югары белем мәгариф оешмалар җитәкчеләре катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда укытуның нәтиҗәле технологиясе һәм заманча типтагы мәгариф учреждениеләре мәсьәләләренә  зур игътибар бирелә. «Безнең өчен балаларның туган телләрен һәм ким дигәндә бер чит тел белүләре мөһим. Моның өчен тиешле система булдырырга, методологиясен әзерләргә, һәм, әлбәттә, без телләрне, аеруча туган телләрне өйрәнү системасын камилләштерү турында күп сөйлибез. Шуңа күрә мин “Яңарыш” фонды инициативасын тулысынча хуплыйм. Минтимер Шәрип улы бу теманы башлап җибәрде. Әлеге мәгариф комплекслары базасында без барлык мәгариф системасын камилләштерәчәкбез», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, әлеге проект РФ Президенты Владимир Путин дәрәҗәсендә хупланды инде.

«Мәгариф системасы хәзерге җәмгыять үсеше таләпләренә, икътисад, фән һәм техника торышына туры килергә тиеш. Бу бурыч Татарстан өчен генә түгел, бөтен Россия җәмгыяте өчен әһәмиятле. Беренче адымнарны ясадык инде. Безнең бу проектны гамәлдәге мәгариф учреждениеләре нигезендә гамәлгә ашыруыбыз мөһим. Минемчә, отышлы проект, чөнки мәгариф өлкәсенең матди-техник базасы республикада югары дәрәҗәдә», - диде Минтимер Шәймиев.

Киңәшмәдә катнашучылар хәзерге заман полилингваль мәгариф комплексының моделен булдыру мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Мәгариф оешмалары челтәрен формалаштыру, финанс һәм кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре дә каралды. 

Искәртәбез, беренче этапта республикада Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама һәм Алабуга шәһәрләрендә алты полилингваль комплекс төзү планлаштырыла.

Комплексларны проектлау һәм төзү этаплап алып барылачак. Комплекслар составына, мәктәпләрдән тыш, база балалар бакчалары да керәчәк, аларда  балалар мәктәп алды әзерлеге узачаклар.   

Полилингваль комплекслар рус, татар һәм инглиз телләрендә конкуренциягә сәләтле белем тәэмин итү өчен билгеләнә.

Проектта педагогик инновацияләрне, мәгариф траекторияләренә идарәне гамәлгә кертүгә, укучыларның тормышта үз урынын табуларына аерым игътибар биреләчәк.

Полилингваль мәктәпләр ЮНЕСКОның Ассоциацияләнгән мәктәпләр халыкара системасы белән хезмәттәшлек итәчәк дип фаразлана.  

Киңәшмәдән соң Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов һәм  Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров катнашында брифинг узды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.