Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды

23.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Казанда Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.   

Утырышта 2019 елның ике ае эчендә бюджет үтәлеше йомгаклары каралды, апрель аена һәм икенче кварталга компаниянең бюджеты расланды.   

Чарада катнашучылар тышкы төбәкләрдә компаниянең үсеш стратегиясе турында фикер алыштылар. Быел Татарстаннан читтә запаслар үсеше 3,8 млн. тонна нефть күләмендә көтелә, ресурслар үсеше – 35,8 млн. тонна. Ненец автономияле округында эш перспективалары билгеләп үтелде, анда 2019 елда 11 скважинаны сынау рәвешендә эксплуатацияләү планлаштырыла. Округта көтеләчәк нефть чыгару күләме 2025 елда 1,5 млн. тонна дип карала.

Оренбург өлкәсендәге Савицкий һәм Журавлевский лицензион участокларында геологик разведка эшләренә әзерлек һәм доманик катламнарны эшкәртү эше дәвам итә.  

2019 елда Төрекмәнстандагы Готурдепе ятмасында пластлардан нефть чыгаруны арттыру һәм скважиналарны ремонтлау эше торгызылган. Шулай ук хәзерге вакытта Казахстанда, Үзбәкстанда, Гыйракта уртак проектларда команиянең катнашуы буенча сөйләшүләр алып барыла.

Утырышта инновацион-технологик стратегия максатлары һәм проектлары үтәлеше турында мәгълүмат та тыңланылды.    


«Татнефть» ГАҖ Матбугат хезмәте.