ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Агымдагы елның ике аенда терлекчелек өлкәсендә акчалата керем 11 млрд. сум тәшкил итте

23.03.2019

Агымдагы елның ике аенда республикада авыл хуҗалыгы оешмаларының терлекчелек өлкәсендә эшчәнелекләре нәтиҗәсе турында ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Минист хәбәр иткәнчә, агымдагы елның гыйнвар - февраль айларында агросәнәгать комплексы өлкәсендә акчалата керем 14 млрд сум тәшкил иткән, шулардан 11 млрд сумы – терлекчелектән (узган елга карата +20процент). Шул исәптән сөт сатудан - 4,5 млрд сум (2018 елга карата 123 процент), терлек һәм кош-корттан - 5,7 млрд сум булган (117 процент), йомырка - 775 млн сум (145 процент).

205 мең тонна сөт савылган, узган елга карата 3 процентка үсеш күзәтелә. 64 мең тонна (102 тонна) терлек һәм кош үстерелгән.

Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, республика кошчылары йомырка җитештерү буенча узган елгы уңышны ныгытуларын дәвам итәләр, үсеш темпларын 20 процентка арттыралар. Барлыгы 188 млн данә йомырка җитештерелгән. Кошларның баш саны 1,3 млн башка арткан, аларның гомуми саны 17 млн булган.

Республика буенча эре мөгезле терлек саны буенча уңай тенденция билгеләнгән - 3 мең баш өстәлгән. Бу күп очракта Балтач, Мамадыш, Кукмара, Әлки, Саба һәм Әтнә районнарының системалы эше нәтиҗәсе. Шулай ук Буа, Чүпрәле, Нурлат, Тукай районнары да баш санын шактый арттырган. Әмма, Марат Әхмәтов сүзләренчә, 13 районда төрле сәбәпләр аркасында күрсәткечләр кимегән. Апас районында мөгезле эре терлекләр саны - 1,5 мең, Ютазы районында - 520, Югары Ослан районында - 500, Теләче районында - 300, Питрәч районында 200 башка кимегән.

«Терлекләрнең баш санын киметүнең барлык фактларын да исәпкә алып, аны торгызу өчен оператив чаралар күрергә кирәк. Шуның өстенә, максатчан дәүләт ярдәме күрсәтү килешүләрендә терлекләрнең баш санын беренче гыйнвар дәрәҗәсендә саклап калу карары кабул ителде. Шуңа күрә дәүләт ярдәменнән мәхрүм калмас өчен терлекләрнең баш санын торгызырга туры киләчәк», - дип искәртте министр.

Марат Әхмәтов сөт тармагы мәсьәләләренә дә тукталды. Республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында көн саен 3,6 мең тоннадан артык сөт җитештерелә. Узган елга карата үсеш 157 тонна яки 4,5 процент тәшкил иткән.

«Лидерлар арасына Кукмара, Балтач, Әтнә районнары керде. Биредә тәүлеклек савым 200 тоннадан артып китә. Актаныш, Саба, Арча һәм Мамадыш районнарында 160 тоннадан артык күләмдә теркәлгән. Узган ел белән чагыштырганда, 7 районда савым 10 процентка арткан. Әлмәт районы 30 процент үсешкә иреште», - дип өстәде министр.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.