Татарстан Президенты Алина Заһитованы Япониядәге Дөнья чемпионатында яулаган алтыны белән котлады

22.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тимераякта фигуралы шуучы Алина Загитованы Сайтамдагы (Япония) Дөнья чемпионатында алтын медаль яулавы белән котлады. Татарстан Республикасы Президенты исеменнән тәбрикләү телеграммасы Алина Заһитовага һәм Россиянең фигуралы шуу буенча Атказанган тренеры Этери Тутберидзега юлланды.

«Кадерле Алина, хөрмәтле Этери Георгиевна! Чын күңелдән сезне 2019 елгы Сайтамдагы (Япония) Дөнья чемпионатында Алинаның данлы җиңүе белән котлыйм.

Алина үзенең җиңү юлын ышанычлы дәвам итә, планетаның иң көчле фигуралы шуучы титулын раслап тора. Осталык, максатка омтылучанлык, яшь спортчының ихтыяр көче ихлас күңелдән сокландыра.

Сезнең профессионализмыгыз һәм тренерлык талантыгыз да аерым ихтирамга лаек, хөрмәтле Этери Георгиевна, – Чемпионатның бөтен мактаулы пьедесталын Сезнең укучылар били. 

Сезнең белән горурланабыз һәм сезнең белән бергә шатланабыз, сезгә яңа казанышлар һәм зур уңышлар телибез!

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов».


ТР Президенты Матбугат хезмәте.