Рөстәм Миңнеханов Төркиянең РФдәге Илчесе Мәхмәт Самсар белән очрашты

21.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Төркия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мәхмәт Самсар белән очрашты.  

Мәхмәт Самсар Илче вазыйфасына 2018 елның декабрендә билгеләп куелган иде.

Очрашуда катнашучылар Россия белән Төркия арасында төбәк дәрәҗәсендә сәүдә-икътисадый һәм мәдәни хезмәттәшлекне ныгыту буенча уртак адымнар турында фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген Төркия – Татарстанның әйдәүче чит ил партнерларының берсе. Республикада Төркия инвесторлары катнашында берничә проект гамәлгә ашырылды. Татарстан Республикасы Президенты Мәхмәт Самсарның киләчәктә хезмәттәшлекне үстерүгә зур өлеш кертәчәгенә өмет белдерде.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.