Рөстәм Миңнеханов "Нәүрүз" бәйрәмендә кунак булды

20.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон чакыруы буенча Нурек шәһәрендә яз бәйрәме - "Нәүрүз"дә кунак булды. Бу атнада Таҗикстанда яз килү бәйрәме олылап үктәрелә, 21-24 март - ял көннәре. 

Һөнәрчелек күргәзмәсен караганнан соң, Рөстәм Миңнеханов "Нәүрүз" бәйрәме чараларында катнашты. Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. "Безнең халыкларны күп гасырлык дуслык бәйли. Бу Нәүрүз бәйрәмен үткәрү гадәте дә раслый, ул мең ел элек барлыкка килгән һәм тормышка мәхәббәртне чагылдыра. Бәйрәм табигать уянуын, яхшылык һәм яктылык җиңүен тасвирлый, зирәк бабаларыбызның гореф-гадәтләренә тугры булу һәм халыклар арасындагы рухи бердәмлек символы ул", - дип ассызыклады Таҗикстан Президенты. 

Татарстан Президенты чын күңелдән Эмомали Рахмонга һәм бөтен таҗик халкына искиткеч бәйрәмне оештырулары һәм кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде: "Безнең өчен Таҗикстанга визитыбыз - халыкларыбыз элемтәсе киңәюе һәм Россия белән Таҗикстан арасында хезмәттәшлек, дуслык ныгуы символы. Кадерле дуслар, Нәүрүз йортларга җылылык, шатлык һәм муллык китерсен, бөтен дөнья халкына дуслык һәм үзара аңлашуга тагын бер адым булсын. Бәйрәм белән! Нәүрүз мөбәрәк булсын!", - диде Рөстәм Миңнеханов. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.