Алексей Песошин: Быел Татарстанда язгы ташу киеренке сценарий буенча барырга мөмкин

19.03.2019

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясенең чираттагы утырышын уздырды. Утырышта катнашучылар язгы ташуга бәйле килеп чыгарга мөмкин гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.

Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды. Анда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин һәм ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов катнашты.

Алексей Песошин билгеләгәнчә, Татарстан  язгы ташу җитди икътисади һәм социаль нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булган төбәк булып тора. Соңгы елларда елгаларда су түбән дәрәҗәдә иде. Язгы ташулар бик сизелерлек булмады.

Ул быел фаразлау буенча Аксубай, Алексеев, Әлки, Кайбыч, Яшел Үзән, Яңа Чишмә, Нурлат һәм Чистай районнары елгаларында суның куркыныч дәрәҗәдә көтелүен ассызыклады.

Арча, Буа, Биектау, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Питрәч, Теләче һәм Саба районнары елгаларында да язгы ташу куркыныч тудырырга мөмкин.

“Быел язгы ташу киеренке сценарий буенча барырга мөмкин. Без бу районнарга март ахырыннан ук югары әзерлек режимына күчәргә тәкъдим итәбез, чөнки елгаларны ачу нормадан иртәрәк көтелә.Су басу башланган очракта гадәттән тыш хәлләр режимына күчәргә кирәк”, - дип мөрәҗәгать итте Алексей Песошин утырышта катнашучыларга.

ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министры урынбасары Николай Суржко хәбәр иткәнчә, республикада язгы ташуга әзерлек барышында 3862 берәмлек суүткәргеч торбалар ремонтланган, чистартылган һәм урнаштырылган,  9 участокта яр буйларын ныгыту эшләре башкарылган. 158 участокта 94,414 км озынлыкта елга үзәннәре чистартылган, 4 участокта 1,67 км озынлыкта елга төпләрен тирәнәйтү эшләре башкарылган. 52 гидротехник җайланмалар ремонтланган. Чыгымнар 447 млн сумнан артык  тәшкил иткән.

Язгы ташуга каршы чараларны үтәү өчен 15 меңнән артык кеше һәм 2 меңнән артык берәмлек техникадан торган төркемнәр булдырылган. Һавадан күзәтү өчен 18 берәмлек авиация техникасы планлаштырылган.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.