Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан татар җәмәгатьчелеге активы белән очрашты

19.03.2019

Таҗикстан Республикасына эш сәфәренең беренче көне азагында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җирле татар җәмәгатьчелеге активы белән очрашты.  

Татар җәмәгатьчелеге эш белән Рөстәм Миңнехановны һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхеразыевны Дүшәнбе шәһәрендәге «Дуслык» татар-башкорт иҗтимагый-мәдәни үзәге рәисе Римма Хәмзина һәм җәмәгатьчелекнең актив катнашучылары Тәскирә  Мирхәйдәрова һәм Нурия Якупова таныштырдылар. Очрашуда балалар һәм актив яшьләр башкаруында музыкаль номерлар яңгырады. Рөстәм Миңнеханов очрашу азагында Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.   

Бүгенгә республикада 17 меңләп ватандашыбыз яши.  

«Дуслык» татар-башкорт иҗтимагый-мәдәни үзәге 1991 елда Дүшәнбедә оештырылган һәм татарларның милли-мәдәни тормышын төп оештыручы булып тора. Үзәкнең Истаравшан, Исфара, Курган-Түбә, Нүрек, Турсун-Задә, Ригар һәм башка шәһәрләрдә филиаллары бар.  

2002 елдан «Дуслык» татар-башкорт иҗтимагый-мәдәни үзәген Хәмзина Римма Фуат кызы җитәкли. Аның инициативасы буенча 2007 елда беренче мәртәбә «Сабантуй» бәйрәме оештырылган, хәзер ул ел саен уздырыла. 

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Таҗикстанның татар диаспорасы белән тыгыз элемтәдә тора.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте