Татарстан Президенты Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмонны Казанга чакырды

19.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан башлыгына кунакчыллык өчен рәмхтәен белдерде һәм Татарстан Республикасы делегациясе визиты Россия Федерациясе белән Таҗикстан Республикасы мөнәсәбәтләре кысаларында Таҗикстан белән Татарстан арасындагы элемтәләр үсешенә этәргеч булыр дигән өметен белдерде.

Рөстәм Миңнеханов кыскача Татарстанның икътисадый һәм сәнәгый мөмкинлекләре турында хәбәр итте. "2017 елда Татарстан белән Таҗикстан арасында товар әйләнеше күләме алдагы елга караганда өч кат артты һәм 30 млн. доллардан да артык булды, әмма 2018 елда элеккеге күрсәткечләргә төште. Сәүдә-икътисадый өлкәдә элемтәләрне активлаштырырга кирәк, - диде ул. - Без Татарстан компанияләренең Таҗикстан базарында киңрәк тәкъдим ителүе яклы. Хезмәттәшлек өчен өстенлекле юнәлешләр: машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, биотехнологияләр, мәгълүматлаштыру һәм башкалар". 

Рөстәм Миңнеханов аеруча Татарстанда «Сомониён» таҗиклар милли-мәдәни автономиясенең республикада милләтара һәм динара тынычлыкны саклаудагы ролен ассызыклады. "Хәзерге вакытта, мигрантларны исәпкә алып, Татарстанда 33 меңнән артык Таҗикстан гражданы яши, шуларның 1077 се - вуздар студентлары. Россия гражданнары булган таҗиклар берлеге Татарстанда 6 мең кешедән артык". 

Шулай ук Татарстан Президенты Эмомали Рахмонга Таҗикстанда татарлар җәмәгатьчелегенә күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәтен белдерде. Биредә 17 меңгә якын татар яши. 

Ахырда Рөстәм Миңнеханов Эмомали Рахмонга 2005 елда Казанга мең ел тулу чараларына килүе турында искәртте: "Шул заманнан Татарстан башкаласы бик үзгәрде һәм без янә сезне Россия Федерациясенә визитыгыз кысаларында Татарстанда көтәбез". 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.