Рөстәм Миңнеханов VIII бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенында катнашучылар белән очрашты

16.03.2019

Бизнес вәкилләре татар авыллары үсешенә зур өлеш кертәләр. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов VIII бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенының пленар утырышында хәбәр итте.    

Чара «Корстон» КСККда узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» рәисе Васил Шәйхеразыев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. 

Утырыш башланганчы Рөстәм Миңнеханов татар эшкуарлары тарафыннан оештырылган күргәзмә-ярминкәне карап чыкты. Монда төрле хәләл продукция, халык һәм сәнгать һөнәрләре товарлары куелган иде, шулай ук татар телен һәм милли мәдәниятне саклап калу буенча проектлар тәкъдим  ителгән.   

Утырышны ачып, Васил Шәйхеразыев хәбәр иткәнчә, быел форум эшендә Россиянең 39 төбәгеннән 800ләп кече бизнес һәм фермер хуҗалыклары вәкилләре катнаша. Элегрәк татар эшкуарлары катнашында дискуссия мәйданчыклары эше оештырылган иде, шулай ук Мөслим районына барып чара да уздырылды.  

Чыгышларында бизнес вәкилләре актуаль мәсьәләләр күтәрделәр. Шул исәптән – халыкның авыллардан эре шәһәрләргә күпләп китүләре, продукцияне реализацияләү һәм сату өчен яңа базарлар эзләү, Россиянең башка төбәкләрендәге, шул исәптән Татарстандагы татар эшкуарлары белән хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре.

«Бүген туган телебезне, гореф-гадәтләребезне, бай мәдәниятебезне саклап калу мөһим. Әмма шәһәрдә моны гамәлгә ашыру катлаулы. Безнең нигезебез – авыл. Шуңа күрә аңа ярдәм күрсәтергә, анда уңайлы тормыш шартлары тудырырга кирәк. Быел республикада 40 программа гамәлгә ашырылачак, шуларның яртысыннан артыграгы авылны үстерүгә юнәлә», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул билгеләп үткәнчә, бүген республика территориясендә 30% татар гына яши, калганнары – Россиянең башка төбәкләрендә һәм чит илләрдә. «Эш сәфәрләребез кысаларында без һәрвакыт алар белән очрашырга, аларны борчыган мәсьәләләр турында фикер алышырга, тегеләй яисә болай ярдәм күрсәтергә тырышабыз. Алар арасында эшкуарлык сәләте булган кешеләр һәм бизнес вәкилләре күп», - диде Татарстан Президенты.  

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, эшкуарлар татар авылларын үстерүгә һәм саклап калуга зур өлеш кертәләр. Үзләренең бизнес-проектларын үстереп, алар эш урыннары булдыралар, шуның белән кешеләрне туган җирләрендә тотып калалар. 

«Бүген без хәләлчә яшәү рәвеше турында сөйлибез. Сүз азык-төлек продуктлары турында гына бармый, моңа хәләл медицина, косметика, фармацевтика да керә. Россиядә генә 20 миллионнан артык мөселман яши. Шуңа күрә бу тема безнең өчен актуаль», - дип саный Татарстан Президенты.

Бүген авыллардагы кайбер бизнес вәкилләре үз продукциясен Россиядә генә түгел, аннан читтә дә реализацияли, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан бу мәсьәләләрдә ярдәм күрсәтүен сорады. Ә эшкуарларга Татарстан Президенты электрон сәүдә практикасын активрак кулланырга тәкъдим  итте.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, ел саен Татарстан башкаласында «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» икътисадый саммиты уздырыла, анда, аерым алганда, хәләлчә яшәү рәвеше мәсьәләләре карала. Татарстан Республикасы Президенты эшкуарларны шул саммитта катнашырга чакырды.  

Азакта Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре һәм Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләрен тапшырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.