Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда гадәттәгечә сәләтле яшьләргә аеруча игътибар бирелә

12.03.2019

Татарстанда гадәттәгечә сәләтле яшьләргә аеруча игътибар бирелә. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Идел буе федераль округы төбәкләрендә яшьләрнең сәләтләрен һәм талантларын ачу, үстерү һәм аларның кадрлар буенча үсүенә ярдәм күрсәтү чараларын гамәлгә ашыру турында" Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында белдерде. 

Утырыш Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров рәислегендә Ижевскида узды. 

Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләгәнчә, Татарстан - илкүләм мәктәп олимпиадаларында җиңүчеләр саны буенча алдынгылардан. Республика вузларында студент булган җиңүчеләргә өстәмә стипендияләр түләнә. Фән өлкәсендәге яшьләргә махсус грантлар һәм премияләр системасы гамәлдә. 

"2006 елдан яшьләрне Россия һәм чит ил алдынгы фәнни-мәгариф үзәкләрендә әзерләү һәм стажировкалау буенча "Алгарыш" программасы гамәлгә ашырыла. РФ Хөкүмәте премиясе лауреаты булган "Созвездие-Йолдызлык" иҗади фестиваль хәрәкәте актив рәвештә үстерелә. 20 елда фестивальдә миллионнан артык балалар һәм яшьләр катнашты. Яшь спортчыларга ярдәм күрсәтелә. Чирек гасыр "Сәләт" талантлы яшьләрне ачыклау иҗтимагый хәрәкәте уңышлы эшләп килә", - дип хәбәр итте Татарстан Президенты. 

Аның сүзләренчә, фәнни-техник мөмкинлекләрне ачклауга яшьләр үзәкләре, инновацион иҗат үзәкләре, Кванториумнар, махсус лицей-интернатлар эшчәнлеге юнәлдерелгән. Хосусый проектларга да ярдәм күрсәтелә. 

„Worldskills“  хәрәкәтендә актив катнашу киләчәк һөнәрләргә эшчеләрне өйрәтү методикаларын сафка кертүне мөмкин итә. Бүген бездә утыздан артык ресурс үзәкләр эшли, быел тагын алтыны ачу планлаштырыла. Август аенда Казанда „Worldskills“ дөнья чемпионатын уздырыруыбыз көтелә, диде Рөстәм Миңнеханов. 

Аның сүзләренчә, кайбер юнәлешләрдә ведомствоара элемтәләр өлкәсендә проблемалар булган. Шулай ук Татарарстанда сәләтле яшьләрне калдыру мәсьәләсе дә бар. 2020 елда әлеге проблеманы комплекслы хәл итү турында карар кылынган. Иң яхшы Россия һәм чит ил тәҗрибәләрен исәпкә алып, «Перспектива» Балалар һәм яшьләрнең интеллектуаль-иҗади потенциалын үстерү һәм гамәлгә ашыру буенча республика концепциясе кабул ителгән. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Концепция нигезендә һәм Предприятиеләр һәм сәнәгатьчеләр ассоциациясе фикерен, Стратегик инициативалар агентлыгы һәм Леонтьев үзәге эксперт фикердәрен исәпкә алып, "2015-2020 елларда республикада талантлар белән стратегик идарә итү" дәүләт программасы эшләнде. Ел саен финанслау күләме - 100 млн. сум. Бу программа чынлыкта Татарстанның 2030 елга кадәр исәпләнгән социаль-икътисади үсеш стратегиясенең бер өлеше булды.

Концепция һәм программаны гамәлгә ашыру өчен республика Хөкүмәте тарафыннан «Казанның талантлар университеты 2.0» коммерцияле булмаган автоном оешмасы булдырылды. 

Университетка дәрәҗәле бәйгедә җиңгән яки призлы урын яулаган яшьләр чакырыла. «ТР Хөкүмәте карары белән 206 конкурс чарасыннан торган реестр расланды. Ул 4 дәрәҗә һәм 6 юнәлешне үз эченә ала. Ел саен 1,5 меңгә якын кеше реестрдагы бәйгеләрнең җиңүчеләре һәм призерлары була. Алар мәгълүматлар базасына кертелә һәм университетка чакырыла», - дип искәртте ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов федераль талантлар университетлары белән багланышлар әһәмиятен дә ассызыклады. "Талант һәм уңыш" мәгариф фонды белән хезмәттәшлек үстерелә. 2018 елда Таланталр университеты Стратегик инициативалар агентлыгының "Регионнар өчен киләчәк кадрлары" пилот проекты республикада гамәлгә ашырыла. 

"Талантлар университеты - үсеп килүче проект. Без үсеш, камилләшү ягын эзлибез. Иң мөһиме - бердә максталар билгеләнешен һәм эшкз кушылган һәр субъектта эшчәнлекне координацияләүне тәэмин итә, талантларны ачыклау һәм үстерү системасын продюссерлык һәм эш урыны белән тәэмин итүне берләштерә. Ахыр чиктә, балалар һәм яшьләрнең интелектуаль-иҗади мөмкинлекләрен үстерү һәм тормышта ашыру өчен кайгырту - безнең киләчәгебез өчен кайгырту ул. Шул яктан бу мәсьәләгә карыйбыз да без. Шул исәптән әлеге максаттан республикада Яшьләр эшләре буенча министрлык та булдырылды", - диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.