«Рәсми Татарстан» сайтында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар советының 11нче утырышының онлайн-трансляциясе оештырылачак

10.03.2019

Дүшәмбе көнне, 11 нче мартта, Казанда («Пирамида» ККК) Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар советының 11нче утырышы узачак

Эшкуарлар советы утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.  

Утырыш дискуссия форматында узачак, республиканың үзмәшгүль эшкуарлары өчен мөмкинлекләр булдыру, эшкуарлык инициативасын стимуллаштыру, үзмәшгүль эшкуарлар өчен сыйфатлы шатлар тудыруга багышланачак. Искәртәбез, Татарстан үзмәшгүль эшкуарлар өчен яңа салым режимын гамәлгә кертү буенча сынау проектында катнаша (4 мартка 4 128 кеше теркәлгән).

Совет утырышы кысаларында үзмәшгүль эшкуарлар эшчәнлеген үстерүнең  һәм ярдәм күрсәтүнең түбәндәге темалары каралачак: үзмәшгүль кондитерлар өчен санитар нормалар, банклар белән эшләгәндә үзмәшгүль эшкуарларның тәвәкәллек куркынычын киметү, үзмәшгүль эшкуарлар сыйфатында чит илләр гражданнарын теркәү, үзмәшгүль эшкуарларның дәүләт сатып алуларында катнашулары, үзмәшгүль эшкуарларның юридик затлар белән һәм «Ак Барс» банк белән хезмәттәшлеге мөмкинлекләре.

«РәсмиТатарстан» сайтында утырышның онлайн-трансляциясе оештырылачак. Чара 14.00 сәгатьтә башлана.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.