Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасы Президенты Милош Земанны Россиягә визиты кысаларында Казанга килергә чакырды

06.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасы Президенты Милош Земан белән очрашты.

Очрашу Прагада Чехия Президенты резиденциясендә узды.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Чехиядә эш сәфәрендә (2019 елның 5-6 марты).

Рөстәм Миңнеханов Милош Земанга очрашу мөмкинлеге һәм, Россия төбәкләренең берсе буларак, Татарстан белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан белән Чехия Республикасы арасындагы хезмәттәшлек Россия-Чехия мөнәсәбәтләре кысаларында киләчәктә дә актив үсәр, дип өмет белдерде.   

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, кичә Простеев (Чехия) шәһәрендә «Данафлекс» Татарстан компаниясе ачылган. 40 млн. евро инвестицияләр кертелгән яңа завод азык-төлек һәм азык-төлек булмаган продуктлар өчен төргәк материаллар чыгарачак.

Без үз ягыбыздан уртак проектларга һәрвакыт ярдәм күрсәтәчәкбез, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Президенты шулай ук хәбәр иткәнчә, бүген иртән ул Чехия Республикасының Авыл хуҗалыгы министры белән очрашкан. Ул Чехия компанияләренең бизнес-делегациясенең Татарстан Республикасына визиты турында фикер алышулары турында сөйләде.   

Рөстәм Миңнеханов Милош Земанны Россиягә визиты кысаларында Казанга килергә чакырды.

Үз чиратында Милош Земан хәбәр иткәнчә, ул элек тә Казанга килергә җыенган булган, әмма тыгыз эш графигы аркасында киләлми калган. Киләчәктә Россиягә эш сәфәре  кысаларында Казанга килергә вәгъдә бирде.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.