Рафис Борһанов 2019 елда Бердәм дәүләт имтиханын уздыруда үзгәрешләр турында сөйләде

05.03.2019

Быел рус теле, җәмгыять белеме, тарих һәм чит телдән Бердәм дәүләт имтиханы буенча контроль-үлчәү материалларында үзгәрешләр булачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

“Бу үзгәрешләр биремнәрне төзүчеләрнең укучыларны конкрет биремне шаблон буенча гына үтәүгә әзерләнүен бетерү максатыннан”, - диде министр. Ул быел математика, география, физика, химия, информатика буенча имтихан материалларында үзгәрешләр булмавын әйтте.

Рафис Борһанов рус теле буенча БДИдан материалларга укучы өчен яңа текст кертелүен әйтте. Мәгънәне аңлап уку тикшереләчәк, укучының автор позициясен әйтә белүе, аңа карата үз мөнәсәбәтен дәлилләп белдерү сәләте бәяләнә.

Җәмгыять белеме буенча биремнәрнең формулировкалары һәм өйдән әзерләп килмичә язылган мини-иншаны бәяләү системасы камилләштерелгән.

Тарихтан биремнәрне үтәү буенча өстәмә инструкцияләр кертелгән. Алар Бердәм дәүләт имтиханында катнашучының сорауга җавап урынына бөтен тарихи чыганак текстын күчереп язуы кебек очракларга юл куелмасын өчен кирәк.

Чит тел буенча “Мое мнение” икенче (альтернатив) темага инша кертелә.

2019 елда мәктәп тәмамлаучы укучы математика буенча Бердәм дәүләт имтиханын бары тик бер дәрәҗәдә генә тапшыра ала - я профиль, я база дәрәҗәсендә.

"Математика буенча имтиханны яңадан тапшырган очракта, чыгарылыш укучысы гаризада башка дәрәҗәне күрсәтә ала. Мәсәлән, профиль математикасыннан тиешле күрсәткеч бусагасыннан уза алмаган булса, яңадан тапшыру өчен база дәрәҗәсен сайлый ала, һәм киресенчә", - диде министр.

Рафис Борһанов аңлатканча, мәктәпне алдагы елларда тәмамлаган укучы математикадан имтиханны яңадан тапшырган очракта, профиль дәрәҗәлесен генә тапшыра ала, чөнки аның инде урта гомуми белем турында документы бар.

1 мартка булган мәгълүматлардан күренгәнчә, быел урта гомуми белем программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен яки Бердәм дәүләт имтиханын 17816 кеше тапшырачак.

Рафис Борһанов узган ел ахырында һәм февральдә узган имтиханнарның нәтиҗәләрен дә әйтте.

"5 декабрьдә йомгаклау иншасын начар язмаганнар. Барлыгы 16 меңнән артык чыгарылыш укучысы язган, 35 кешегә зачет куелмаган. Бер укучы кесә телефонын кулланганы өчен кабинеттан чыгарылган. 346 укучы изложение язган. 4 кешегә зачет куелмаган", - диде министр.

Ул 6 февральдә 100 укучы йомгаклау иншасы язганын билгеләп узды. Ике кеше биремне үти алмаган. Изложениене 8 кеше язган, барысы да яза алган.

"2019 елның чыгарылыш укучыларының дәүләт имтиханына керү өчен тагын бер мөмкинлеге калды - ул 8 май", - диде Рафис Борһанов. 

Ул Татарстанның бөтен Россия буенча имтихан тапшыру пунктларының техник яктан әзерлеген тикшерүдә катнашуын белдерде. “Контроль-үлчәү материалларының (КИМ)  тулы комплектын бастырып чыгару технологиясе аудиториядә 11 сыйныф укучылары катнашында сынала”, - диде министр.

 


“Татар-Информ” МА