Рөстәм Миңнеханов Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдинга  «Дуслык» орденын тапшырды

05.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдинга  «Дуслык» орденын тапшырды. Тантаналы чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Абруйлы дәүләт бүләге рухи кыйммәтләрне ныгытуда, республикада конфессияара тынычлык һәм иминлекне саклау өлкәсендәге керткән зур өлеше өчен тапшырылды.  

Рөстәм Миңнеханов Тәлгать Таҗетдинга Борынгы Болгарны тергезүдә, 922 елда исламны кабул итүгә багышланган Изге Болгар җыенын уздыру инициативасын алга этәрүдәге, шулай ук Болгар ислам академиясен оештырудагы ярдәме өчен рәмхтә белдерде. 

Чарада ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе урынбасары - Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев катнашты. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.