Рөстәм Миңнеханов Юдинода яңа боз аренасын ачты

04.03.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Юдино бистәсендә яңа боз аренасын ачты.

Искәртәбез, яңа спорт комплексы нигезенә беренче таш Татарстан Республикасы Президенты һәм  «РЖД» ААҖ генераль директоры – идарәсе рәисе Олег Белозерова катнашында үткән елның августында салынган иде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Юдинода спорт һәм социаль-мәдәни  объектлар инфраструктурасын үстерү буенча өзлексез эш бара. «Бүген без  бик шәп боз сарае ачабыз. Әлеге проект бик кыска вакытта гамәлгә ашырылды. Без хоккей һәм фигуралы шууга зур игътибар бирәбез: республикада барлыгы 44 боз аренасы бар», - диде ул.

Татарстан Республикасы Президенты белдергәнчә, якын киләчәктә Тимерюлчылар мәдәният йортын, Иҗат йортын рәткә китерү һәм җәмгыять киңлекләрен төзекләндерү планлаштырыла.  

Казан мэры Илсур Метшин республика җитәкчелегенә спорт объектларын үстерүгә ярдәм күрсәткән өчен рәхмәт белдерде.  

«Бүген без сезнең белән бик яхшы сарайны күрәбез, безнең яшь хоккейчылар өчен матур киләчәк башланды. “РЖД” генераль директоры Олег Белозеров исеменнән сезне бу вакыйга белән котлыйм», - диде «РЖД» ААҖ генераль директоры урынбасары – баш инженеры Сергей Кобзев.

Спорт объекты алкалы хоккей һәм фигуралы шуу буенча күнегүләр үткәрү өчен билгеләнгән. Моннан тыш, монда Юдино бистәсендә һәм якындагы Казан районнарында яшәүчеләр өчен тимераякта масскүләм шууны оештыру планлаштырыла. Боз аренасы ел әйләнәсе эшләячәк.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.