Минтимер Шәймиев Наина Ельцина белән очрашты

03.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россиянең беренче Президенты Борис Ельцинның хатыны Наина Ельцина һәм кызы Татьяна Юмашева белән очрашты.

Кунаклар Казанга “Ельцин кубогы”на халыкара теннис турнирының финал очрашуларын карау өчен киләләр. Турнир Казанда тугызынчы ел уздырыла. Турнирны оештыручылар – “Б.Н.Ельцинның президент үзәге”, Казан теннис академисе һәм Россия теннис федерациясе.

Ел саен гадәттәгечә турнир финалларына Россия Президентының хатыны Наина Ельцина килә. Ул бүген дә Россия теннис федерациясе президенты белән Шамил Тарпищев ярышларда җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

Наина Ельцина үзенең теннис турнирыннан алган тәэсирләре белән уртаклашты.

“Сездә матур спорт атмосферасы. Теннис академиясе бик яхшы. Оештыручылар барысын да югары дәрәҗәдә эшләгәннәр. Казан әһәмиятле спорт ярышлары үзәге генә түгел, ә бәлки туризм үзәгенә дә әверелеп бара. Сез кунаклар килүенә бик шат, бу һәрвакыт сизелә. Борис Николаевич монда килергә ярата иде, мин дә рәхәтләнеп киләм”, - диде ул.

Очрашуда Казан мэры Илсур Метшин, Россия теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев, “Б.Н.Ельцинның президент үзәге” фонды идарәсе әгъзасы, элеккеге РФ Президенты киңәшчесе Владимир Шевченко, Валентин Юмашев, атаклы Россия теннисисты Анастасия Мыскина, “Яңарыш”  республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары- ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Олег Глебов, ТР спорт министры Владимир Леонов катнашты.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте