Рөстәм Миңнеханов IDEX-2019 кырларында International Golden Group (IGG) генераль директоры Фадель Әл Кааби белән очрашты

17.02.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Абу-Дабида (БГӘ) IDEX-2019 кырларында International Golden Group (IGG) генераль директоры Фадель Әл Кааби белән очрашты.

2002 елда оешкан IGG компаниясенең штаб-фатиры Абу-Дабида. Компания оборона өлкәсендә һәм куркынычсызлык өлкәсендә югары сыйфатлы алымнар тәкъдим итә. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре кораллы көчләрен тәэмин итүчеләрнең алдынгысы. 

Рөстәм Миңнеханов International Golden Group җитәкчесенә республиканың сәнәгать потенциалы, аерым алганда, оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре турында кыскача хәбәр итте. 

Фадель Әл Кааби Татарстан Республикасы Президентына IGG компаниясе эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында мәгълүмат бирде, республика белән хезмәттәшлек итүдә кызыксынуын белдерде. Шулай ук хезмәттәшлекнең мөмкин булган вариантларын җентекләп өйрәнү өчен Татарстанга эш төркемен җибәрергә тәкъдим итте. 

\


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.