ТР Хөкүмәте Йортында сәламәтлек саклау өлкәсен кадрлар белән тәэмин итү турында сүз барды

16.02.2019

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә сәламәтлек саклау өлкәсен кадрлар белән тәэмин итү турында сүз барды.

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков республика поликлиникалары һәм стационарларының медицина кадрлары белән тәэмин ителеше турында хәбәр итте - һәм муниципаль районда һәм  уртача республикадагы вәзгыять. 

Татарстанда табиблар белән тәэмин ителеш - 10 мең кешелгә 35, урта медик хезмәткәрләр 10 мең кешегә - 90,7. 

Поликлиникаларда 2018 елда Татарстанда кадрлар белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе - 69,8 %. 

Актаныш Үзәк район хастаханәсендә - 60,4 %, Тәтеш ҮРХ - 60,1 %, Чаллы медицина оешмаларында - 59,4 %, Әлмәт районында - 57,3 %, Сарман ҮРХ - 57,0 %, Лениногорск ҮРХ - 55,1 %, Түбән Кама медицина оешмаларында - 54,5 %, Зәй ҮРХ - 51,8 %, Чистай ҮРХ - 51,1 %, Минзәлә ҮРХ - 50,8 %, Спас ҮРХ - 50,0 %, Менеделеевск ҮРХ - 47,5 %.

Медицина кадрлары белән тәэмин ителеш югары дәрәҗәдә Птрәч һәм Саба районнарының үзәк хастаханәләрендә (90 проценттан артык). 

Марат Садыйков шулай ук 2018 елда стационарларны сәламәтлек саклау кадрлары белән тәэмин итү дәрәҗәсе турында хәбәр итте. 

Республикада уртача тәэмин ителеш - 61,0 %. 

Азнакай ҮРХ стационарында – 46%, Норлат ҮРХ – 45,8%, Яңа Чишмә ҮРХ – 44,4 %, Түбән Кама медицина оешмаларында – 43,8%, Зәй ҮРХ – 41,4%, Тукай ҮРХ – 41,2%, Аксубай ҮРХ – 40,8%, Лениногорск ҮРХ – 40,5%, Чистай ҮРХ – 40,4%, Сарман ҮРХ – 40,0%, Минзелә ҮРХ – 36,0%, Базарлы Матак ҮРХ – 30,4%.

Медицина кадрлары белән тәэмин ителеш югары дәрәҗәдә Югары Ослан ҮРХ, Кайбыч ҮРХ, Актаныш ҮРХ, Питрәч ҮРХ (90 % тирәсе). 

ТР Сәламәтлек саклау министрылыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, пенсия яшендәге табиблар иң күбе Спас, Чистай, Менделеевск, Тәтеш, Минзәлә, Баулы үзәк район хастаханәләрендә хезмәт итә. 

Республикада "Земской доктор" программасы гамәлгә ашырыла, 2012-2018 елларда программа кысаларында республикада 551 табиб хезмәт итә. Программа лидерлары - Биектау районы (41 кеше), Зеленодольск (36 кеше), Актаныш (36), Мөслим (30), Питрәч (30). 

Кадрлар дефицитын бетерү өчен ТР сәламәтлек саклау министры фикеренчә, муниципаль районнар дәрәҗәсендә максатчан белем алу буенча килешүләр башкарылуы контролен көчәйтергә кирәк, аз санлы районнарда муниципаль ипотекалы торакларга грантлар бирергә, башка төрлек формада яшь белгечләрне торак белән тәэмин итәргә (аренда, социаль найм), максатчан белем алучыларга стипендияләр бирергә, шулай ук "Земской доктор" программасын дәвам итәргә кирәк. 

Татарстан Президенты табиблар җитмәү бик кискен булуын ассызыклады. Аның сүзләренчә, бүген республика бюджетыннан поликлиникаларны тзекләндерүгә җитди акча сарыф ителә, шулай ук фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә. "Ә анда эшләргә кеше юк! - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бу район башлыклары җаваплыгы. Сездә табиблар юк икән, кирәк булган югары квалификацияле белгечләр юк! Табиблар җитмәү - демография мәсьәләләре дә, гомумән гражданнар тормыш сыйфаты мәсьәләсе ул!" 

Видеоконференция аша ТР Президенты Әлмәт муниципаль районы, Чаллы, Түбән Кама башлыклары белән элемтәгә чыкты. Ул ерактагы районнарда гына түгел, ә эре шәһәрләрдә дә табиблар җитмәү мәсьәләсен күтәрде. 

Курашов ис. Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов сүзләренчә, максатчан белем алучы студентлар белән элемтәне даими рәвештә алып барырга кирәк, стипендияләр түләү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. 

Рөстәм Миңнеханов табиблар кытлыгы көчлерәк булган юнәлеш буенча башка медицина белгечләрен өйрәтү мөмкинлеген карарга кирәк дип саный. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.