Татарстан Пенза һәм Новгород өлкәсе, шулай ук Карелия Республикасы белән хезмәттәшлек итәчәк

14.02.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Сочи-2019" Россия инвестицион форумы кысаларында берничә очрашу уздырды. 

Пенза губернаторы Иван Белозерцев, Карелия Республикасы Артур Парфенчиков һәм Новгород өлкәсе губернаторы Андрей Никитин белән очрашулар узды. 

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов бизес даирәләр вәкилләре белән сөйләшүләр уздырды, кайбер инвестицион проектларны гамәлгә ашыру турында сүз барды. 

Аерым алганда Рөстәм Миңнеханов Пенза өлкәсе губернаторы Иван Белозерцевны төбәк оешуга 80 ел тулу белән котлады һәм Татарстанга - ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан - килергә тәкъдим итте. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, соңгы елларда Пенза өлкәсе белән Татарстан арасында товар әйләнеше 4,2 млрд. сумга җитте. Пенза өлкәсенә Татарстаннан машина төзелеше продукциясе, азык-төлек, көнкүреш химиясе, парфюмерия продукциясе, медицина җиһазлары, дарулар, башка продукция сатыла. 

"Сезнең өлкәдә уңышлы рәвештә инновацион җитештерү инфраструктурасы, шул исәптән "БиоМед"  инженер-производство кластеры һәм "Яблочков" җиһазлар төзү һәм материаллар белеме өлкәсендәге технопарк үсәләр", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул "Алабуга" МИЗ, "Иннополис" МИЗ, Чаллы, Түбән Кама, Чистай, Зеленодольск алгарышлы үсеш территорияләре белән хезмәттәшлекне үстерергә кирәк. 

Татарстан Президенты шулай ук мәдәният, яшьләр сәясәте, мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтергә тәкъдим итте. 

Иван Белозерцев белән очрашуда икътисадый, мәдәни, социаль һәм башка өлкәләрдә төбәкара хезмәттәшлек турында клешү имзаланды. 

Бүген шулай ук Рөстәм Миңнеханов  Карелия башлыгы Артур Парфенчиков һәм Новгород өлкәсе губернаторы белән очрашты. 

Рөстәм Миңнеханов һәм Артур Парфенчиков 2021 елга кадәр төбәкара килешүне гамәлгә ашыру буенча чаралар планын имзаладылар. 

Шулай ук бүген Татарстан белән Новгород өлкәсе арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында яңа хөкүмәтара килешү имзаланды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.