Рөстәм Миңнеханов Россия инвестицион форумында катнашу өчен Сочига килде

13.02.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия инвестицион форумында катнашу өчен Сочи шәһәренә килде.

Иртәгә, 14 февральдә, Татарстан Республикасы Президентының эш программасында – Карелия Республикасы Башлыгы Артур Парфенчиков, Новгород өлкәсе Губернаторы Андрей Никитин,  Пенза өлкәсе Губернаторы Иван Белозерцев белән очрашулар, шулай ук эре бизнес-структуралар вәкилләре белән эшлекле сөйләшүләр. 

Төштән соң Рөстәм Миңнеханов Россия инвестицион форумының пленар утырышында катнашачак, ул Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий  Медведев рәислегендә узачак.

Тагын Рөстәм Миңнеханов «Шәһәр уңайлылыгы икътисады» Внешэкономбанк сессиясендә, «Россия киңлекләрен үстерү контекстында төбәк сәясәте» һәм «Социаль-икътисадый үсешнең иң яхшы практикалары. Төбәкләр өчен комплекслы хәл ителешләр» сессияләрендә чыгыш ясаячак. 

Икенче көнне, 15 февральдә, Татарстан Президенты Россия Федерациясе Премьер-министрының Россия Федерациясе субъектлары җитәкчеләре белән очрашуында катнашачак. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте